РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл территорияләрен үстерүгә 8,5 млрд сум җибәрә

Акча Россиянең 83 субъектына бүленәчәк

  (Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл территорияләрен үстерүгә 8,5 млрд сум акча җибәрә. Бу акча Россиянең 83 субъектына бүленәчәк, дип хәбәр ителә РФ министрлыгы сайтында.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Николай Федоров РФ Хөкүмәте утырышында, “Авыл территорияләренең ныклы үсеше” федераль максатчан программасы кысаларында, субсидия Россия Федерациясенең 83 субъектына бүленәчәк, дип белдерде. Шулай итеп 8 млрд 50 млн 500 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк.

Н. Федоров ассызыклаганча, акча авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшыртуга, авылда социаль һәм инженерлык инфраструктура булдыруга юнәлдереләчәк. Бигрәк тә су белән тәэмин итү, газлаштыру, гомуми белем бирү мәктәпләре, фельдшерлык-акушерлык пунктлары һәм гомуми практика табиблары офислары челтәрен үстерүгә, спорт корылмалары төзелешенә аерым игътибар биреләчәк. Авыл кешеләренә торак төзү өчен җир бирү мәсьәләсе карала.

Моннан тыш, авылда яшәүче инициативалы гражданнарга ярдәм итү өчен федераль бюджеттан грант бирүгә акча каралган.