Пасха алдыннан зур сорау булу, йомырка бәясенең артуына китерде

Узган атнада шулай ук бодай оны кыйммәтләнә башлаган
(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). Узган атна Казанның кулланучылар базарында дөге, тары ярмалары, тавык ите, үсемлек мае, токмач, казылык, пастеризацияләнгән сөткә, шулай ук шикәр комына бәяләр төшү белән истә калачак. Бу төр туклану продуктларында бәяләр үзгәреше 0,3 проценттан 1,1 процентка кадәр. Атланмай, каты һәм йомшак сырлар бәясе - 0,1, каймакныкы - 0,2 процентка кими төшкән.

Яшелчә һәм җиләк-җимешкә килгәндә, апрельнең беренче атнасы белән чагыштырганда, бәрәңге белән алма 1,3-2 процентка, башлы суган белән кишер – 0,5-0,6 процентка кыйммәтләнгән. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрнең бәяләрне күтәрүе һәм Пасха алдыннан сорау зур булу йомырка хакының 4,5 процентка артуына китергән. Шулай ук узган атнада бодай оны бәясе 1,3 процентка күтәрелгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.