Россия Хисап палатасы төбәк бюджетларының мөмкин булган куркынычлары турында кисәтте

Экспертлар мәгълүматларына караганда, Федерация субъектларында бюджетны планлаштыру еш кына сыйфатлы булмый.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россия Хисап палатасы коронавирус пандемиясе шартларында федерация субъектлары бюджетлары һәм муниципалитет бюджетларының тотрыксызлыгы куркынычына игътибар иткән. Алар, аерым алганда, керемнәрнең җитмәве белән бәйле булган.

«2021 елда Россия Федерациясе субъектларының берләштерелгән бюджетларына 62,2 млрд сум керем алынмау куркынычы булырга мөмкин», - диелгән ведомствоның 2020 елдагы эше турында хисапта.

Шул ук вакытта 2021 елда федераль бюджетка 46,1 млрд сум салым һәм салым булмаган керемнәр булмаска мөмкин, дип шәрехли аудиторлар.

Моннан тыш, экспертлар төбәкләрдә бюджет планлаштыруның җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы булмавына игътибар итә. Аерым алганда, бюджет акчаларының иң күп өлешен IV кварталда тоту тенденциясе саклана.