news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанга Төрекмәнстан сәнәгать һәм төзелеш производствосы министры килде

«Казан» халыкара аэропортында кунакны ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстанга эш сәфәре белән Төрекмәнстан сәнәгать һәм төзелеш производствосы министры Сердар Бердымөхәммәдов килде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казан» халыкара аэропортында кунакны ТР Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.

Сердар Бердымөхәммәдов Татарстанга сәфәре барышында Казан Кремлендә булып, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга ниятли. ТР Инвестицион үсеш агентлыгында республиканың икътисади потенциалын тәкъдим итү, «Иннополис» махсус икътисади зонасы эшчәнлеге һәм Иннополис шәһәренең үсеш перспективалары белән танышу күздә тотыла.

Кунакка шулай ук «Химград» технополисын тәкъдим итәчәкләр, биредә технополис резидентлары җитештергән продукция күргәзмәсе узачак.

Казанда Сердар Бердымөхәммәдов катнашында ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендә Татарстан министрлыклары һәм предприятиеләре вәкилләре белән түгәрәк өстәл үткәреләчәк.

Сердар Бердымөхәммәдовның Татарстанга сәфәре 17сеннән 18 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100