news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустинның ипотека ставкасын 8 проценттан түбән калдыру йөкләмәсен хупладылар

Россия Премьер-министры вице-премьерлар Андрей Белоусовка һәм Марат Хөснуллинга ипотека буенча ставкаларны киметүдә тәкъдимнәр тапшырырга кушты.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Ипотека буенча гамәлдәге ставкалар торакны һәркем сатып ала алырлык итәргә мөмкинлек бирми, шуңа күрә аларны җибәрергә кирәк. Бу турыда ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин әйтте. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Комитет башлыгы билгеләп үткәнчә, ипотека ставкасын киметү бурычын макроикътисадтан аерым хәл итеп булмый. «Банклар аз процентлы итеп бирергә әзерме, адреслы субсидияләү тәэмин ителерме, яңа, беренчел торак базары ипотека ставкасын киметү аркасында ничек үсәчәк, ул һәркем алырлык һәм кирәкле булырмы – якын арада бу сорауларга җавап бирергә кирәк», – дип билгеләп үтте Тыгин.

Элегрәк РФ Хөкүмәте «Бердәм Россия»нең ипотека буенча ставкаларны киметү турындагы тәкъдимен хуплаган иде. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар Андрей Белоусовка һәм Марат Хөснуллинга Россия Банкы белән берлектә хәлне анализларга һәм тәкъдимнәр тапшырырга, шулай ук элек югары процентка бирелгән ипотека кредитларын рефинанслау тәртибен гадиләштерү мөмкинлеге турында фикер алышырга кушты.

«Президент бездән ипотека кредитлары буенча ставкаларның 8 проценттан түбәнрәк булуын көтүен аңларлык әйтте. Банкларның ставканы арттыру мөмкинлеге булмасын өчен, барысын да эшләргә кирәк», – дип билгеләп үтте Мишустин.

Россиядә 2019 елдан башлап, РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә эшләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты тормышка ашырыла. Проектның төп бурычы - уртача керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү, шул исәптән ипотека кредиты кулланып, торак сатып алу өчен мөмкинлекләр тудыру, аның буенча ставка 8 проценттан ким булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100