ТР Хисап палатасы республика фондларын тикшерү вакытында 362,2 миллион сум күләмендә хокук бозулар ачыклаган

ТР Хисап палатасы республика фондларын тикшерү вакытында 362,2 миллион сум күләмендә хокук бозулар ачыклаган

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ"). ТР Хисап палатасы тарафыннан республиканың Мәҗбүри медицина страховкасы, Фәнни-тикшеренү тәҗрибә-конструкторлык эшләре һәм Экология кебек өч эре фондның финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча, гомум күләме 362,2 миллион сумлык төрле финанс хокук бозулар ачыкланган. Кичә тикшерү нәтиҗәләре ТР Хисап палатасының коллегиясендә каралды, анда финанс, экология һәм табигать ресурслары министрлары Радик Гыйзатуллин һәм Борис Петров, тикшерелгән оешмаларның җитәкчеләре, шулай ук РФ Хисап палатасының инспекция башлыгы урынбасары Рәмис Ханзяров катнашты, - дип хәбәр итә ТР Хисап палатасының матбугат үзәге.

Хисап палатасы үткәргән өч тикшерү нәтиҗәләре буенча, 362,2 миллион сум күләмендә хокук бозу ачыкланган, алар арасында 20,8 миллион сум - максатчан тотылмаган һәм 148,8 миллион сумы - бюджет акчасын нәтиҗәсез куллану. Фәнни-тикшеренү тәҗрибә-конструкторлык эшләре фондында контроль чаралар үткәрү нәтиҗәсендә, 236,8 миллион сумлык финанс хокук бозу ачыкланган. Аларның 97 миллион сум нәтиҗәсез тотылган һәм 310,9 мең сумы -бюджет акчасын максатчан тотмау. Акчаны максатчан тотмау очракларының күпчелеге фәнни әдәбият нәшер итүгә бәйле. Тикшерү йомгаклары буенча, 1,19 миллион сумлык зыян бетерелгән һәм тагын 1,1 миллион сум кулланылмаган акчалар Фондка кайтарылган.

Мәҗбүри медицина страховкасы фондында ачыкланган 71,4 миллион сумлык финанс хокук бозуларның 20,5 миллион сумы максатчан тотылмау буларак бәяләнгән һәм 726,5 мең сумы - бюджет акчасын нәтиҗәсез куллану. Тикшерү вакытында Хисап палатасы тарафыннан республика бюджетына 15 миллион сумнан артык акча кайтарылган.

Экология фондында 51,1 миллион сум нәтиҗәсез кулланылган. Аларның Әлмәттә фатирлар алуга һәм шәхси эшмәкәрләргә кибет буларак арендага бирүгә киткән 2,8 миллион сумы дәүләткә китерелгән зыян буларак бәяләнгән. Экология фондында барлыгы 50 миллион сумлык төрле хокук бозу ачыкланган.

Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов билгеләп үткәнчә, контроль тикшерү нәтиҗәләре күптөрле бюджет дисциплинасын бозулар турында дәлилли. Палатаның елдан азрак эшләү чорында аның инспекторлары һәм аудиторлары тарафыннан 985,6 миллион сум финанс хокук бозу ачыкланган. Министрлык, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә хокук бозуларны бетерү һәм дәүләткә китерелгән зыянны кайтару өчен 8 күрсәтмә һәм 13 гариза җибәрелгән. 65 миллион сумнан артык акча төрле дәрәҗәдәге бюджетларга кайтарылган.

Хокук бозуларны һәм шелтәләрне бетерү өчен тикшерелгән фонд җитәкчеләре дә күрсәтмәләр алган.