Һәр өченче татарстанлы үзебездә җитештерелгән кием кия

Һәр өченче татарстанлы үзебездә җитештерелгән кием кия

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Ирина Пашкеева). Бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы вәкилләре һәм Татарстанның «Мелита», «Швейник», «Кукмара тегү фабрикасы», «Татшерсть» предприятиеләре җитәкчеләре катнашында үткән «түгәрәк өстәл»дә җиңел сәнәгать өлкәсендәге хәл турында фикер алыштылар.

ТР икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары Сергей Мухин сүзләренчә, 2004 ел нәтиҗәләренә караганда, республика сәнәгате 348,4 миллиард сумлык продукция җитештергән, шул исәптән җиңел сәнәгать тауарларын сатудан 2297,6 миллион сум кергән. Текстиль продукциясе җитештерү – 35,8 процентка, мех эшләнмәләре 20,7 процентка арткан. Уңай күрсәткечләргә ирешүгә тармак предприятиеләренең нәтиҗәле эше, шулай ук республика Хөкүмәте раслаган Финанс савыктыру концепциясе ярдәм иткән.

Очрашуда Татарстан предприятиеләренең конкурентлыкка сәләте турында күп фикерләр яңгырады. ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының тармак бүлеге башлыгы Татьяна Федорова хәбәр итүенчә, республика предприятиеләренең төбәк җиңел сәнәгать базарында тоткан өлеше 35 процент тәшкил итә. Шул рәвешле, Татарстанның һәр өченче кешесе үзебездә җитештерелгән кием кия.

Семинар катнашучылары шулай ук «Техник көйләү турында» РФ Законын гамәлләштерү барышы, сыйфат белән идарә итү, кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алышты.