news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы предприятиесе чәйнекләрен «ТАССРның 100 еллыгына» билгесе белән чыгара башлый

«Технолайн» базарга 15 мең микродулкынлы мич, 20 мең тузан суырткыч һәм 25 мең электр чәйнеге чыгарачак.

Чаллы предприятиесе чәйнекләрен «ТАССРның 100 еллыгына»  билгесе белән чыгара башлый
Управление информационной политики Набережных Челнов

(Чаллы, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова ). Чаллыда ТОСЭР резиденты булган «Технолайн» компаниясе көнкүреш техникасы һәм кухня җиһазлары җитештерүне арттырырга ниятли. Продукция «ТАССРның 100 еллыгы» билгесе белән маркаланачак. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, җирле алгарышлы үсеш территориясе кураторы Эльдар Тимергалиев хәбәр итте.

«Технолайн» компаниясе Polaris Швейцария компаниясе бренды белән продукция җитештерә. 2020 елда ул товар чыгаруны шактый арттыруга ирешергә ниятли. Әйтик, узган ел ТОСЭР резиденты биш модификациядәге 100 мең иттарткыч чыгарса, быел конвейердан ул ун модельдә 150 мең берәмлек күләмендә чыгачак.

Моннан тыш, «Технолайн» базарга 15 мең микродулкынлы мич, 20 мең тузан суырткыч һәм 25 мең электр чәйнеге чыгарачак. Соңгы очракта компания чәйнекләр өчен кою корпусларының тулы циклын үзләштерүе хакында белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100