“Татфондбанк” белән Татарстанның элеккеге финанслар министры җитәкчелек итә

“Татфондбанк” белән Татарстанның элеккеге финанслар министры җитәкчелек итә

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). “Татагропромбанк” идарәсе рәисе булган Дмитрий Нагуманов “Татфондбанк” идарәсе рәисе булды. Кичә ТФБ акционерларының чираттан тыш җыелышында шундый карар кабул ителде. Банкның элеккеге җитәкчесе Камил Юсупов ТФБ идарәсе рәисенең беренче урынбасары итеп билгеләнде.

Искәртеп үтәбез, Татарстан җитәкчелеге тарафыннан, “Татар-информ” агентлыгы мәгълүматларына караганда, ТФБ һәм ТАБны кушу турында карар кабул ителгән, әмма бу темага бер генә рәсми белдерү дә әле ясалмады. Берләштерелгән структураның “Татфондбанк” исеме калачак дип ниятләнә. Үзенең ваклап сату юнәлешен актив үстергән ТФБ өчен, кушылган очракта, республиканың һәр районында бүлекчәсе булган ТАБның тармакланган челтәренә юл ачыла.

Дмитрий Нагуманов 1950 елда Киров өлкәсендә туган. Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. 1977-1989 елларда Казанның Киров районы финанс бүлеге белән җитәкчелек иткән, 1989-1990 елларда – министр урынбасары, 1990-1997 елларда Татарстан финанслар министры булган.