Әлмәттә Татарстан икътисадында кадрлар җитмәү мәсьәләсе турында сөйләшәләр

Рөстәм Миңнеханов сәнәгать һәм мәгариф өлкәсендәге җитәкчеләр белән җыелыш уздыра

 (Әлмәт, 16 декабрь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Бүген Әлмәттә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республиканың икътисад тармагын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча җыелыш уза. Анда ТР министрлары, муниципаль берәмлек башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, оешмаларның генераль директорлары, техникум һәм махсус һөнәри белем бирү училищелары директорлары катнаша.
Теманың актуальлеге сәнәгать өлкәсендә квалификацияле кадрларның җитмәве һәм белем бирү йортларының аларны әзерләүгә тиешле күләмдә көч кертмәве белән бәйле.
Чара программасы кысаларында Лениногорск нефть һәм Әлмәт политехник техникумнарында, «Елховнефть» нефть-газ табу идарәсе уку полигонында, ААҖ “Татнефть” кадрлар әзерләү үзәгендә, Әлмәт дәүләт нефть институтында булу каралган.
Әлеге учреждениеләр, максатчан рәвештә, нефть-газ тармагы өчен, кадрларны әзерләү бурычы белән “Татнефть” канаты астында булдырылган мәгариф кластерына керә.
Пленар киңәшмә “Татнефть” ААҖнең “Яшьлек” сәламәтләндерү лагерендә уза. ТР Премьер-министры урынбасарлары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның, сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның чыгышлары планлаштырылган. 2020 нче елга кадәр Татарстанда Һөнәри белемне үстерү программасы тәкъдим ителер, дип көтелә.
“Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиевка нефть, газ фән-мәгариф кластерының эшләү тәҗрибәсе турында сөйләргә тәкъдим ителгән.