Россиядә прокурорларның хезмәт хакын 5,7 процентка арттырырга тәкъдим ителде

2021 елда инфляция 3,8 процент дәрәҗәсендә булыр дип көтелә.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Киләсе елдан прокуратура һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең хезмәт хакы 5,7 процентка артырга мөмкин. Шулай итеп, хезмәт хакы үсеше инфляциядән 1,5 тапкыр югарырак булачак. Бу хакта киләсе өч елга бюджет проектының икенче укылышына төзәтмәләрдә әйтелә, дип хәбәр итә «Известия».

Мондый үзгәрешне РФ Хөкүмәте тәкъдим итте.

Элегрәк киләсе ике елда Тикшерү комитеты һәм прокуратура, министрлыклар һәм ведомстволар, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы, Президент администрациясе һәм Хөкүмәт аппараты, Федераль мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләү булмас дип ниятләнгән иде.