news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда еллык пландагы торакның 85 проценты төзелгән

Шәхси торак төзелеше буенча эш планы 27 процентка арттырып үтәлгән.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда төзелеш өлкәсендә 17 программа һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру тәмамлана. Республика программалары 85 процентка үтәлгән. Ике программа төгәлләнде, анда 132 млн сумлык 62 объект кергән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Республикада торак төзелеше кысаларында бүгенгә 2 млн 269 мең кв. метр — еллык планның 85 проценты төзелгән.

Шәхси торак төзелеше буенча эш планлаштырылганнан алда бара. Планда 8 330 йорт булса, 10 533 шәхси йорт төзелгән. План 27 процентка арттырып үтәлгән.

Коммерция төзелеше линиясе буенча планнан 58 процент эш башкарылган, бу 731 мең кв. м тәшкил итә, яки 94 күп фатирлы йорт. Күпфатирлы 70 йорт төзелеше дәвам итә.

Социаль ипотека буенча программаның еллык планы 280 мең кв. м, яки 161 йорт тәшкил итә. 116 мең кв. м. торак төзелгән инде, бу планнан 41 процентын тәшкил итә.

Республика тарафыннан гамәлгә ашырыла торган 17 программаның гомуми смета бәясе 8 млрд 678 млн сум тәшкил итә. Алардан «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», «Җирлекләрнең башкарма комитетлары (Советлары) биналарын төзү» программалары гамәлгә ашырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100