Төркия Татарстан белән товар әйләнешен ике тапкыр арттырырга ниятли

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия авыл хуҗалыгы министры Бекир Пакдемирли белән очрашты.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия авыл хуҗалыгы министры Бекир Пакдемирли белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Узган елда ике республика арасындагы товар әйләнеше 480 миллион доллар тәшкил иткән, бу 2018 елгы күрсәткеч белән чагыштырганда бер ярым тапкырга артыграк.

Төркия компанияләре Татарстанга 2 миллиард долларга якын инвестиция керткән, диде Миңнеханов.

«Без сезнең бизнесның алга таба республикабызда үз проектларын үстерүенә карата кызыксыну белдерәбез һәм Төркия компанияләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде ул.

«Татарстан безнең йөрәктә аерым урынны били», - дип белдерде, үз чиратында, Пакдемирли.

Аның сүзләренчә, республикалар үзара товар әйләнешен 1 миллиард долларга җиткерергә тиеш. Ул шулай ук республикада төрек инвесторлары өчен тудырыла торган шартлар өчен Татарстанга рәхмәт белдерде.