Миңнеханов: Пандемиягә карамастан, хезмәттәшләр белән элемтәне югалтмаска тырышабыз

ТР Президенты Төркиягә эш сәфәре барышында Измир провинциясе губернаторы Явуз Сәлим белән очрашты.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Измир провинциясе губернаторы Явуз Сәлим белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Очрашуда яклар туры элемтәгә кире кайтуның әһәмияте хакында фикер алышты. «Дөньяда эпидемиологик вазгыятьнең катлаулы булуына да карамастан, үзебезнең хезмәттәшләр, бигрәк тә төрек туганнар белән элемтәләрне саклау мөмкинлеген эзлибез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов эшлекле әңгәмә барышында.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта коронавирус пандемиясенең аяныч нәтиҗәләренә каршы көрәшү белән бергә, яңа чынбарлыкны исәпкә алып стратегик рәвештә фикер йөртергә һәм гамәл кылырга кирәк.

«Россия – зур ил. Без төрек эшкуарларын бөтен Россия буйлап эшләү өчен Татарстанга чакырабыз», - диде ТР Президенты. Ул республиканың планнары зур булуын билгеләп үтте.

«Дәүләт башлыклары Владимир Владимирович Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган арасындагы мөнәсәбәтләр җылы булганлыктан безнең эшлекле элемтәләр дә нык. Бу катлаулы чорда эшне активлаштырырга тиешбез. Кызганыч, пандемия барлык илләрнең икътисадына тискәре йогынты ясады. Шунысы яхшы – Россиянең дә, Төркиянең дә чикләре ачылды», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Измир губернаторы, Татарстан Президентын сәламләп, биредә аның сәфәренә һәрвакыт шат булуларын искәртте. Ул шулай ук бизнес-элемтәләрне көчәйтү инициативасын хуплады.