Тверь архитекторы Казанда җиде йорттан торак комплексы төзи

Никита Маликов фикеренчә, яшь архитекторларга Европага йөз тотмыйча, үз методологияләрен булдырырга кирәк.

(Иннополис, 16 октябрь, “Татар-информ”, Оксана Романова). Никита Маликов - Тверьда трендлы архитектор. Ул Мәскәүдә дә танылган. Архитектор кыйммәтле булмаган торак төзүе белән билгеле. Тверь архитекторы Казанда да торак комплексы төзергә ниятли. Бу хакта ул Иннополиста I Россия яшь архитекторлар биенналесының бер тематик чарасында җиткерде.

“Безнең үзебезнең алым бар: заказчы белән диалог булдырмыйча без килешү төземибез. Бер-беребезне аңласак, эш башлыйбыз. Хәзер безнең Казанда объект бар, аңлаштык, эшлибез”, - дип аңлатты Никита Маликов. Әз генә бюджет белән дә кызыклы эшләр башкарып була, ди ул.

Никита Маликов “Татар-информ” корреспондентына хәбәр итүенчә, аның проекты Казанда күпфатирлы җиде йортлы торак комплексы булачак.