Соңгы бер атнада бәрәңге 1,4 процентка кыйммәтләнә төшкән

Ә башлы суган тагын 2,5 процентка, кишер – 1 процентка, кәбестә –2,2 процентка очсызланган
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казан базарларында узучы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре яшелчә бәяләренең төшүенә китерде. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, узган атнада башлы суган тагын 2,5 процентка, кишер – 1 процентка, кәбестә –2,2 процентка очсызланган. Ә менә бәрәңге белән алма бәяләре, киресенчә арта бара. Соңгы бер атна дәвамында бәрәңге хакы 1,4 процентка, алма тагын 0,4 процентка күтәрелгән.
Октябрь башы белән чагыштырганда, атланмай – 2,5 процентка, сыер ите – 1,1 процентка, маргарин – 1 процентка, тавык – 0,8 процентка, кыйммәтләнгән. Тары ярмасы, токмач һәм беренче сортлы пешкән казылык та 0,2–0,6 процентка күтәрелә төшкән.
Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Казанда алма, башлы суган, кишер, бәрәңге, йомырка, ярым ысланган казылык, маргарин, тары ярмасы, каймак, арыш һәм бодай икмәге, кәбестә бәяләре арзанлы санала.