news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин «Татспиртпром» Директорлар советы утырышын уздырды

Компания 6 ай эчендә 3,8 млн декалитр алкоголь продукциясе җитештергән.

Алексей Песошин «Татспиртпром» Директорлар советы утырышын уздырды
https://tatarstan.ru

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте йортында «Татспиртпром» АҖ Директорлар советы утырышы булды. Аны ТР Премьер-министры, Татспиртпром» АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин уздырды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Утырышта «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Руслан Максудов, икътисад һәм финанслар буенча генераль директор урынбасары Андрей Феоктистов һәм техник мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов катнашты.

Андрей Феоктистов финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча доклад ясады. 2020 елның 6 аенда сату күләме 4,05 млн декалитр тәшкил иткән, шул исәптән республикада — 1,23 млн декалитр.

Барлыгы компания тарафыннан 6 ай эчендә 3,8 млн декалитр алкоголь продукциясе җитештерелгән, шуларның 3,6 миллионы — аракы. «Белый Кремль» заводы сырасы 5 млн декалитр күләмендә җитештерелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100