news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда метроның икенче тармагы участогы экспертизаның уңай бәяләмәсен алды

Икенче линия 12 станциядән торачак, аларның икесе — беренче линиягә күчеп утыра торган станцияләр була.

Казанда метроның икенче тармагы участогы экспертизаның уңай бәяләмәсен алды

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Баш дәүләт экспертизасы Казан метрополитенының икенче тармагының беренче участогы проектына уңай бәяләмә бирде. Бу хакта федераль учреждение матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дәүләт экспертизасын үткәрү нәтиҗәләре буенча уңай бәяләмә бирелде: экспертлар инженерлык эзләнүләре нәтиҗәләре техник регламентларның таләпләренә туры килә дигән нәтиҗәгә килде», — диелә хәбәрдә.

6 км озынлыктагы беренче участок Казанның Идел буе һәм Совет районнарында узачак. Ул дүрт станциядән торачак, шуларның берсе — «Юлиус Фучик урамы» — метроның беренче линиясенә күчеп утыра торган станция булачак.

Казан метрополитенының икенче линиясен төзү проекты 12 станцияне үз эченә ала, шул исәптән ике күчеп утыру урыны.

2005 елдан башлап Казанда метроның беренче линиясе эшли, ул хәзер 11 станциядән тора. Аның озынлыгы - 17 км, ә тәүлек буе 160 меңнән артык пассажир йөртеп була.

Август аенда Казанда метроның икенче тармагы төзелешен 2020 ел ахырында башларга ниятләүләре билгеле булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100