Кичә ТР Президенты һәм Волгоград бораулау техникасы заводы директоры хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты

Очрашу Волгоградта узды, анда Рөстәм Миңнеханов бер көнлек эш визиты белән килгән иде

(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград бораулау техникасы заводы генераль директоры Николай Зацаринный ике якка да файдалы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Очрашу Волгоградта узды, анда Рөстәм Миңнеханов бер көнлек эш визиты белән килгән иде.
Чарада шулай ук Волгоград өлкә думасы рәисе урынбасары Анатолий Бакулин катнашты.
Волгоград бораулау техникасы заводы – нефть һәм газ комплекслары базары ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен конструктор-технологик потенциалы, технологиянең югары дәрәҗәсе, җитештерү куәтләре булган зур машина төзү предприятиесе. Завод стандарт, мобиль бораулау җайланмалары, бораулау насослары, циркуляция җиһазлары һәм башка төр продукция җитештерә.
Татарстанда Волгоград бораулау техникасы заводы җиһазларын “Татнефть” ААҖ куллана. Моннан тыш, заводның продукциясе Башкортстан, Идел буе, Көнбатыш Себердә дә яхшы мәгълүм.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Николай Зацаринный белән очрашу барышында билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республикада битум катламнары эшкәртелә. Аның сүзләренә караганда, Канада тәҗрибәсе күрсәткәнчә, битумны эшкәрткәндә классик бораулау урынына авыш бораулау җайланмаларыннан файдаланырга мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖнең Россия территориясендә генә түгел, Ливия һәм Сирия кебек илләрдә дә эшчәнлек алып баруын искәртте. Аның сүзләренә караганда, әгәр Волгоград бораулау техникасы заводының продукциясе бәясе һәм сыйфаты ягыннан көндәшлеккә сәләтле булса, ул “Татнефть” ААҖ эшчәнлек алып барган бөтен җирдә кулланылырга мөмкин.