Татарстанда легаль алкоголь продукциясе сату кими

Бүген бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко хәбәр итте

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Татарстанда легаль алкоголь продукциясе сату кими. Шул ук вакытта контрафакт алкоголь, аерым алганда, составында спирт булган сыекчалар сату күләме арта. Составында спирт күплеге  һәм бәясе түбән булу аркасында, алар аз тәэмин ителгән гражданнар арасында зур ихтыяҗ белән файдаланыла.

Әлеге мәгълүматларны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко китерде. Бүген ул Казанда узган "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проектында катнашты. Диалогны оештыручы һәм алып баручы Татарстан бизнес-омбундсмен Тимур Ногманов булды.

И.Марченко ассызыклаганча, быел биш айда Татарстанның 600ләп кешесе сыйфатсыз алкоголь белән агуланган, 161 кеше үлгән. "Күрсәткеч 1,5 тапкыр диярлек арткан. Узган елның биш аенда 10 кешегә генә кимрәк агуланса да, үлүчеләр саны 108 генә булган иде. Күз алдына китерәсезме, быел легаль булмаган алкоголь белән агуланып үлгән кешеләр саны 53кә артты!" - дип борчылуын белдерде Марченко.

2012 ел белән чагыштырганда, быелның биш аенда алкоголь сату 36 процентка азайды. "Һичшиксез, алкоголь продукциясе куллануны кимү өлкәсендә дәүләт сәясәте дә, яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү чагылыш тапмый калмый. Әмма бу елга 2-5 процентта гына чагылыш таба. Кимү 2012 елга  кадәр, федераль үзәк аракыга даими ваклап сату бәясен шактый арттырганнан соң да булган иде. Аңлыйсыздыр, бүген халыкның табышы, ни кызганыч, бик үк артмый. Күпләп алкоголь кулланучы кешеләр суррогат эчүгә күчте һәм бу үлемгә китерә", - дип билгеләп үтте ул. Былтыр республикада җан башына 9 литрадан бераз артык аракы һәм 60 литрлар сыра сатылган.

Эшмәкәрләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе белән әңгәмә барышында алкогольне лицензияләү, сәгать 22.00дән соң сатуны контрольда тоту, составында алкоголь күләме аз булган эчемлекләрне сатуны тыюга кагылышлы темаларны да күтәрделәр. Сорауларның күбесе стационар булмаган  һәм күп фатирлы торак йортларда эшләүче җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, кафе яки ресторан статусы булмаганнарыннан кала, алкоголь продукциясен тулысынча сатуга кагылышлы республика законы турында бирелде. Эшмәкәрләр кафе итеп үзгәртелергә өлгермәгән барларның иртәгәсе көннән ябылу мәсьәләсен аныклады. 

"Без бер ай дәвамында әлеге мәсьәләне хәл итеп өлгермәгән эшмәкәрләргә карата катгый чаралар күрми торырга килештек. Ә чәркәханә ише урыннарга килгәндә исә, иртәгәдән барлык чаралар да күреләчәк, болар җәмгыятебезне бизәми", - дип билгеләп үтте И.Марченко.

ТР Дәүләт алкоголь испекциясе әлеге законны кертүдән алкоголь продукциясе сату кимер дип фаразламый. "Әйтик, 2010 елда алкогольне төнлә сатуны тыйдылар, әмма бер елда сату күләме нибары 1 процентка кимеде", - дип аңлатты Игорь Марченко.

Очрашуга нәтиҗәләр ясап, ул оештыручыларга тәкъдим ителгән мәйданчык өчен рәхмәт белдерде һәм һәрвакыт эшмәкәрләр белән аралашуга шат булуын әйтте.