“Тройка Диалог” идарәче компанияcенең венчур фондлары буенча яңа директор билгеләнгән

“Тройка Диалог” идарәче компанияcенең венчур фондлары буенча яңа директор билгеләнгән

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Булат Сруров). “Тройка Диалог” компанияләре төркеме җитәкчелеге Олег Кужиковны венчур фондлары буенча директор итеп билгеләде. Ул фонд эшләре белән идарә итәчәк, шулай ук Татарстанда һәм Красноярски краенда төбәк венчур фондлары төзү һәм ышанычлы идарә итү өчен җаваплы булачак.

“Татар-информ” агентлыгына “Тройка Диалог” идарәче компаниясеннән хәбәр итүләренчә, Олег Кужиковның ышанычлы идарә итү, эре корпорацияләрнең һәм инвестиция компанияләренең венчур инвестицияләре белән эшләү өлкәсендә тәҗрибәсе шактый. Элегрәк ул IBS компанияләре төркеменең кушылу һәм “йотылу” мәсьәләләре буенча вице-президенты булып торган. 1999 елдан 2004 елга кадәр О.Кужиков Intel Corporation (Калифорния, АКШ) эшләгән, ул анда «Intel Capital»ның стратегик инвестицияләр һәм “йотылу”лар буенча менеджерыннан алып компаниянең финанс дисциплинасы төркеменең инвестиция менеджеры вазифаларын башкарган. Соңгы позициядә Олег Кужиков күләме $10 миллиард булган эре инвестиция портфельләре белән идарә итү буенча эшләрне координацияләгән, шулай ук инвестиция килешүләре өчен җавап биргән.

“Тройка Диалог” идарәче компания венчур фондлары буенча хәзерге директоры 1990 елда гражданлык инженерлары институтын (Санкт-Петербург) тәмамлаган. 1999 елда Wharton Business School (Пенсильвания, АКШ) да MBA алган.