“Shneider Electric” компаниясе “Татэнерго”га заманча җиһазлар җитештерәчәк

“Shneider Electric” компаниясе “Татэнерго”га заманча җиһазлар җитештерәчәк

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). “Татэнерго” ААҖ белән электр-техник җиһазлар эшкәртү һәм җитештерү буенча дөнья лидеры саналган «Schneider Electric» (SE) компаниясе Татарстанда республиканың электр челтәр хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен лицензияле продукция җитештерүнең тулы циклын төзү буенча хезмәттәшлек турында килешүгә иреште. Бу хакта “Татэнерго” матбугат хезмәте 14 июньдә Мәскәүдә SE президенты Анри Лакманн белән Татарстан компаниясе генераль директоры Илшат Фәрдиев очрашуы нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.

Шул ук көнне SE белән күптән түгел Заинскида төзелгән “ТАТЭК” предприятиесе арасында бетон тышлыкта блоклы комплектлы трансформатор ярдәмче станцияләрен җитештерүгә технологияләрне тапшыру турында лицензияле килешү төзелде. Әлеге ярдәмче станцияләр Татарстанның энергетика системасында яңа станцияләр төзегәндә һәм искеләрен төзекләндергәндә кулланыла. “ТАТЭК” продукциянең тәүге партиясен агымдагы елның декабрендә чыгарырга ниятли. Уртак проектны гамәлгә ашыруның икенче этабында комплект өлешләрен җитештерүне дә үзләштерү каралган, анысы исә 2007 елның икенче кварталына билгеләнгән. Өченче этапта SE лицензиясе буенча электр-техник продукция төрләре киңәячәк, республика һәм күрше төбәкләрнең энергосистемасы өчен кирәкле заманча җиһазларны үз эченә алачак. Сервис оештыру да күздә тотыла.

“Шнейдер Электрик” ЯАҖнең (Мәскәү) техник директоры Валерий Саженков билгеләп үткәнчә, мондый документны имзалау вакытында компания президенты Анри Лакманн һәм Ауропа илләре буенча генераль директоры, компаниянең вице-президенты Кристиан Вистеның булуы бик сирәк очрый торган хәл. Анри Лакманн килешүне имзалау ике компания хезмәттәшлегенең яңа юнәлешендә тәүге адым һәм ул SE компаниясенең Татарстанда җитди партнер буларак эшләргә теләвен раслый, дип белдерде. Анри Лакманн Татарстан проектлары буенча SE җитәкчеләрен шәхсән үзе өйрәтергә вәгъдә итте. “Без Татарстанның энергосистемасы Россиядә иң динамик үсүче системаларның берсе дип уйлыйбыз. Биредә заманча чишелешләрне күзәтеп баралар һәм яхшы җиһазларны бәяли беләләр”, - диде Россия һәм БДБ буенча SE генераль директоры Пьер Левек. Илшат Фәрдиев, үз чиратында, билгеләп үткәнчә, “Татэнерго” SE компаниясен Татарстанның челтәр хуҗалыгын төзекләндерүдә төп партнер буларак кабул итә.

“Татэнерго” түбән көчәнешле электр-техник җиһазларны һәм автоматлаштыру чараларын җитештерүдә SE технологияләрен 2001 елдан куллана башлаган. Казанда гына да SE җиһазлары Казан Кремлендә, Кол шәриф мәчетендә, “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында, Баскет-Холлда, шулай ук хөкүмәт биналарында, “Савиново” ярдәмче станциясендә һ.б. куелган. Татарстан чит ил партнерын, география ягыннан җайлы урнашу һәм икътисади үсештән тыш, биредә җитештерү цехларын оештыру өчен шартлар булуы белән дә җәлеп иткән. Моның өчен төбәктә заманча җиһазлар өчен комплект өлешләре җитештерү өчен потенциаль партнерлар һәм кадрлар әзерләү өчен яхшы база булуы кирәк. Соңгылары сыйфатында Казан дәүләт энергетика университетында һәм “Энергетик” Идел буе төбәге кадрлар әзерләү үзәгендә уку үзәкләрен файдаланырга мөмкин. Сүз уңаенда, анда инде SE компаниясенең “тренажер” җиһазлары урнаштырылган.