«Интер-Волга» эшлекле форумында катнашучылар Казанга теплоходта килә

«Интер-Волга» эшлекле форумында катнашучылар Казанга теплоходта килә

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Альбина Нигъмәтуллина). Иртәгә “Казан ярминкәсе” ААҖнең бизнес-үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Интер-Волга» эшлекле форумында катнашучыларның Татарстанның рәсми һәм эшлекле даирә вәкилләре белән очрашуы була.

«Интер-Волга» халыкара эшлекле очрашуны Тольятти шәһәренең Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә Тольятти мэриясе оештыра. Форумда катнашучылар 13-18 июньдә «Капитан Пушкарев» теплоходында Самара – Ульян – Чабаксар – Түбән Новгород – Казан – Самара маршруты буенча сәфәр кылачак. Идел буенча сәфәрнең төп максаты – икътисади элемтәләр үстерү, Россия төбәкләре, шәһәрләре һәм аларның инвестиция потенциалы белән танышу.

«Интер-Волга-2006» форумында катнашучылар арасында - «Опора России» кече һәм урта эшкуарлыкның Гомумроссия иҗтимагый оешмасы, Самара, Казан, Оренбург өлкәсе, Казакъстан Республикасы хакимияте һәм предприятиеләре, N.A.G. Consulting Co» (Англия), «Паризи Арт Промоушэн Туризм Аурум» (Италия), «Комфи Ангел» (Словения) һәм «Наврот» (Польша) компания вәкилләре.