ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы Баулы районында семинар-киңәшмә үткәрә

ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы Баулы районында семинар-киңәшмә үткәрә

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүген Баулыда ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгы ТР район хакимияте белән бергә Татарстаның Баулы районында кече бизнесны үстерү мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмә үткәрә.

Киңәшмәдә салым инспекторлары тарафыннан контроль-касса техникасын тикшерү, кече эшмәкәрлек субъектларына кредит бирү белән бәйле мәсьәләләр каралачак.

Киңәшмәдә ТР Эшмәкәрлекне үстерү агентлыгының генераль директоры Гөлнара Сергеева, Баулы районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Альберт Хәбибуллин, район эшмәкәрләре катнашачак.