Рөстәм Миңнеханов Истанбул провинциясе губернаторын Татарстанга чакырды

Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасында Татарстан Президенты татар халкы тарихына багышланган фәнни әдәбият һәм архив документлары белән танышты.
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәре кысаларында Истанбул провинциясе губернаторы һәм мэр вазифаларын башкаручы Али Йерликая белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Али Йерликаяны Татарстанга җавап визиты белән килергә чакырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.«Без Төркия партнерларыбыз, шул исәптән Истанбул белән дә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Мөнәсәбәтләр үсешенә безнең шәһәрләр арасында турыдан-туры һава юллары да ярдәм итә. Бүген безнең сәүдә-икътисади элемтәләрне киңәйтү, гуманитар хезмәттәшлекне ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган», - диде Татарстан Президенты.Губернатор ассызыклаганча, бүген үзара файдалы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен Татарстан һәм Төркия потенциалын тулысынча файдаланырга кирәк.Очрашудан соң Рөстәм Миңнеханов шулай ук Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы каршындагы Тарих, сәнгать һәм мәдәният фәнни-тикшеренү үзәгендә булды.Үзәкнең генераль директоры доктор Халит Эрен Татарстан Президентына татар халкының тарихына багышланган архив фотографияләрен, фәнни әдәбиятны күрсәтте һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы архивларыннан иң кыйммәтле документлар һәм китаплар турында сөйләде.Фәнни үзәк Татарстанның академик, мәдәни һәм мөселман оешмалары белән тыгыз элемтәдә тора.