Лидерлар клубы Татарстанда “контроль сатып алу”ны гамәлгә куя

Бүген Лидерлар клубы әгъзалары Татарстан Президенты белән очрашты

  (Казан, 16 май, «Татар-информ», Люция Камалова). Бизнес инициативаларын этәрү буенча лидерлар клубы Татарстанда “контроль сатып алу” ясый. Бу хакта клуб делегациясе вәкилләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән ТР Хөкүмәте йортында очрашуда белдерде.

Хәзер Лидерлар клубы эшчәнлегенең төп юнәлеше, “контроль сатып алу” буенча төбәкләрдә бизнес алып бару шартларын бәяләүдән гыйбарәт. Бу методика дөньяви практикада “яшерен сатып алучы” буларак киң таралган һәм ваклап сату хезмәте күрсәтү сыйфатын контрольда тоту өчен кулланыла. “Барыннан да элек, Татарстан Президенты белән очрашуда Лидерлар клубының контроль сатып алулары буенча фикер алыштык. Алар ярдәмендә безнең илдә инвестицион климат яхшыруы тикшерелә”, - дип белдерде журналистларга Лидерлар клубы рәисе – Стратегик инициативалар агентлыгының “Новый бизнес” юнәлеше директоры Артем Аветисян.

Бүген Лидерлар клубы әгъзалары һәм Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында бу программада катнашу белән кызыксынган республика эшмәкәрләре очраша.

“Татарстан Президенты өчен шулай ук практикада нәрсә булуын күрү мөһим, чөнки Россиядә эшләнгән юл карталары – бу күп санлы документлар. Иң мөһиме – документлар түгел, ә бизнеска бизнес ясау никадәр җиңел, арзан, тиз, процедуралар аз булуы”, - дип игътибарны юнәлтте Лидарлар клубы рәисе.

Татарстанда контроль сатып алу әле үткәрелмәде, проект республика территориясендә гамәлгә куела гына. “Барысы да сер булачак, шуңа күрә берни өчен дә борчылырга кирәкми. Бүген Рөстәм Миңнеханов та бу эшчәнлекне хуплады, шуңа күрә хакимиятнең дәүләт органнары ничек эшләвен тикшерәчәкбез”, - диде Лидерлар клубы әгъзасы һәм Татарстан буенча координатор Ян Березин. Һәр эшмәкәрнең илдә инвестицион климатны яхшырту мөмкинлеге бар, моның өчен клуб сайтына керергә һәм контроль сатып алулар агенты булу зарур. Бүген Лидерлар клубында Россиянең 40 төбәгеннән 300 әгъза бар. Якын арада 3 мең тирәсе агент бөтен ил буенча контроль сатып алуларны гамәлгә ашыра башлый.