Санкцияләргә түзеп яшәү кирәкми, алардан файдаланырга кирәк – В. Путин

Президент фикеренчә, Россия икътисадын торгызу өчен ике елга якын вакыт кирәк булачак

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Санкцияләргә түзеп яшәү кирәкми, алардан файдаланырга кирәк. Бүген Россия Президенты Владимир Путин турыдан-туры элемтә барышында шулай дип ассызыклады.

Президент фикеренчә, Россия икътисадын торгызу өчен ике елга якын вакыт кирәк булачак. “Хәзер үк санкцияләрнең үз көченнән чыгуын көтәргә кирәкми – бу сәяси харатердагы сорау, бу безнең стратегик партнерларның безгә мөнәсәбәтен күрсәтүче сорау. Әмма эш санкцияләрдә генә түгел, безгә илебез эчендә икътисади процесслар белән идарә итүнең тагын да камилрәк ысулларына күчәргә кирәк”, - дип белдерде В. Путин. Ул билгеләп узганча, соңгы елларда хезмәт хакы үсеше хезмәт җитештерүчәнлеге темпларыннан югарырак булды, шуңа күрә моны төзәтү зарур иде. “Безгә икътисади вәзгыятьне эзлекле һәм профессиональ төстә төзәтергә кирәк. Бу икътисадыбызны сәламәтләндерү элементы иде. Дөрес, санкцияләр авырлыклар барлыкка килүгә үз өлешен кертә, әмма бу иң мөһиме түгел”, - диде ул.

Путин билгеләп узганча, илдә мондый шартларда социаль-икътисади вәзгыятьне тотрыклыландыру буенча план кабул итү – бик катлаулы бурыч. “Хөкүмәткә ничек эшләргә кирәклеген аңлар өчен, Хөкүмәткә берникадәр вакыт кирәк булды. Кризиска каршы план узган елның декабрь азагында кабул ителде. План чаралары икътисадыбызның торышын адекват чагылдыра”, - дип, ул аны гамәлгә ашыруга 2,3 трлн сум акча каралганын әйтте.

“Экспертлар күрә: без иң югары пик ноктасын уздык. Милли валюта курсын төзәттек һәм берни дә булмады. Дөрес, эшсезлек бераз артты, әмма Еврозонадагы кебек үк түгел”, - диде Президент.

Путин белдергәнчә, санкцияләрнең гамәлдә булу шартларында эчке авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлеге үсеше кичектергесез кирәк. Хәзер илнең азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү үтә дә мөһим. Президент ассызыклаганча, икътисадны торгызуга кирәкле чорда безгә югалтуларның мөмкин кадәр кимрәк булуына ирешергә кирәк. Бу вәзгыятьне үз файдабызга кулланырга кирәк.