Түбән Камада 2008 елгы бюджет үтәлешенә нәтиҗә ясадылар

Түбән Кама хакимиятләре җәмәгатьчелеккә 2008 елда җирле казнаның ничек бүленүе хакында сөйләде
(Түбән Кама, 16 апрель, “Татар–информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама Советлар йортында муниципаль хакимият вәкилләре җәмәгатьчелек алдында 2008 елгы бюджет үтәлеше турында хисап тотты.
Җирле казнага 3 миллиард 600 миллион сумга якын акча кергән. Керемнең төп чыганаклары – физик затлардан салымнар һәм җир салымыннан керем. Моннан тыш, акчаларның зур өлеше эре предприятиеләрдән кергән. Мисал өчен, “Түбән Кама Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте хисабына гына да узган ел казна 400 миллион сумга тулыланган.
Тулаем алганда, соңгы кварталда финанс кризисы аркасында җирле бюджетка акча килү кимүгә дә карамастан, 2008 ел Түбән Кама өчен уңышлы булган.