Марат Галиев: “Кризисны җиңеп чыгу мөмкинлекләре чикле”

“Әгәр без көндәшлеккә сәләтле икътисад төзергә телибез икән, икътисадның яңа структурасы инновацияләргә корылган булырга тиеш. Табигый байлык кына җитеш тормыш китерми”, - диде Марат Галиев
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр комитеты рәисе Марат Галиев журналистларны Татарстан Республикасы күләмендә кризиска каршы алып барылган чаралар белән таныштырды. Марат Галиев хәбәр иткәнчә, Татарстан Хөкүмәте агымдагы елның икенче гыйнвареннан эшкә керешеп, депутатлар белән берлектә кризиска каршы чаралар планын төзегән.
“Бүгенге көндә берәү дә кризисның кайчан бетәчәге турында фаразларга алынмый”, - дип, Марат Галиев шул ук вакытта кризисның үзеннән-үзе бетәчәген көтеп, кул кушырып утырырга да ярамаганлыгын билгеләп үтте. Комитет рәисе үз чыгышында яңа технологияләрне тормышка ашырган оешмаларның кризистан җиңел чыгачагын әйтеп узды.
“Әгәр без көндәшлеккә сәләтле икътисад төзергә телибез икән, икътисадның яңа структурасы инновацияләргә корылган булырга тиеш. Табигый байлык кына җитеш тормыш китерми”, - диде Марат Галиев. Шул ук вакытта депутат инновацион икътисад таләпләренә җавап бирүче законнарның эшләнмәвен ассызыклап үтте.
Марат Галиев Россия Федерациясе дәрәҗәсендә Хөкүмәт һәм “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан кризиска каршы төзелгән программа турында мәгълүмат биреп, аның 7 бүлектән торуын белдерде. “Идеаль программалар юк. Ләкин диалог булу һәм бер-береңне аңлап эшләү кирәк. Кризисны җиңеп чыгу мөмкинлекләре чикле. Әгәр дә чималга сорау артмаса, хәлнең авыр булачагы ачыктан-ачык күренә”, - диде ул. Марат Галиев Татарстанның Россиядә икътисадны яңарту буенча әйдәп баручылардан булуын билгеләп үтеп, республиканың нефть продуктларын эшкәртү буенча алып барган эшчәнлеге белән таныштырды.
Комитет рәисе кризисның социаль тармакка йогынтысына тукталып, бәяләр төшүнең бюджет керемнәре кимүенә һәм эшсезлеккә китерүен билгеләп үтте. “Хәзер эчке ихтыяҗларны арттыру турында сүз бара. Бу алымны бездә үткәрү җиңел түгел. Чөнки бездә әзер продукция аз», - диде ул.
Марат Галиев республикада эшсезләрнең 58 меңнән артып китүен, әлеге күрсәткеч буенча Татарстанның Идел буе төбәкләрен арасында алда торуын ассызыклап үтте. Хезмәт базарына авырлык төшмәсен өчен, республикада бер төркем чаралар эшләнүен хәбәр итте. Аерым алганда, төзелеш тармагында эшләүчеләрне капиталь ремонт программасына җәлеп итү, уку йортларын тәмамлаучыларны эшче һөнәрләренә өйрәтү, эшсезләрне иҗтимагый эшләр белән тәэмин итү көтелә.
Комитет рәисе Татарстандагы 11 предприятиенең РФ дәрәҗәсендә ярдәм бирелә торган 295 оешма арасына кертелүен, әмма моның өчен халык ихтыяҗын исәпкә алган бизнес-проектлар эшләү, җитештерүне яңарту зарурлыгын белдерде.