Айнур Айделдинов: XV Россия венчур форумы ковид чорында беренче зур вакыйга булачак

7-8 апрельдә «Казан Экспо»да узачак чарада өч мең кешенең катнашуы көтелә.

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов Казанда узачак XV Россия венчур форумын ковид чорында оештырылган беренче зур вакыйга булачагын әйтте.

«Быелгы форум 7-8 апрельдә узачак һәм ул пандемия белән бәйле чикләүләр киметелгәннән соң беренче зур вакыйгаларның берсе булачак. Чараның форматы да үзгәрәчәк. Традицион офлайн-очрашулар һәм семинарлар белән бергә, онлайн-катнашу мөмкинлеге каралган», — диде Айнур Айделдинов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Оештыручылар «Казан Экспо»да узачак форумда бөтен куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк дип вәгъдә итә.

«Быел без якынча өч мең катнашучы, шул исәптән ике йөзгә якын халыкара һәм Россия инвесторлары булыр дип фаразлыйбыз. Катнашучылар 8 апрельгә кадәр теркәлү уза ала», — диде Айнур Айделдинов.

Спикер сүзләренчә, форум кысаларында StartupExpo RVF күргәзмәсе үткәреләчәк. Күргәзмәдә экспертиза узган һәм яңа инвестицияләрне җәлеп итү өчен глобаль базарга чыгарга әзер илле стартап урын алачак.