Татарстанда Интернет челтәре абунәчеләре саны дүрт миллионнан артты

Татарстанда соңгы 5 елда Интернет челтәре абунәчеләре саны 1,7 тапкыр арткан.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы 5 елда Интернет челтәре абунәчеләре саны 1,7 тапкыр арткан – бүгенге көндә алар 4,3 миллионнан артып китә. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халык арасында мобиль Интернет аеруча популяр, Татарстанда аннан 3,3 миллионнан артык кеше файдалана. 2012 елдан республикада мобиль Интернетка ихтыяҗ ике мәртәбә диярлек үскән. 2015 елда халкы 250дән арткан авыл торак пунктларының барысына да 900 чакрым озынлыкта оптик элемтә линиясе үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 86 меңнән артык кеше заманча хезмәтләрдән файдалана башлаган.

2017 елда «Цифрлы тигезсезлекне юкка чыгару» дигән федераль проект гамәлгә ашырылган. 676 торак пунктта яшәүче 250 меңнән артык кеше Интернет челтәренә Wi-Fi аша тоташу мөмкинлегенә ия булган.

Иннополис һәм Казанда бишенче буын 5G чыбыксыз челтәрен тоташтыру Интернетны үстерүдә зур алга китеш булачак. Шуның ярдәмендә ИТ-тармакның әйберләр интернеты, акыллы йорт һ.б. яңа юнәлешләре үсеш кичерәчәк.