Тагын бер тапкыр Голландия турында

Тагын бер тапкыр Голландия турында

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Голландия эшкуарлары Татарстанда бизнес төзергә әзер, әмма аларга кайчак Татарстан коллегаларының эзлексез булуы һәм үз йөкләмәләрен үтәмәүләре комачаулык итә, дип исәпли ТРда менеджмент өлкәсендә Голландиянең коммерциясез хезмәттәшлек программасы вәкиле Фәрит Хаҗиәхмәтов.

"Мин Татарстан һәм Голландиянең эшлекле даирәләре арасында элемтәләр ачылуның башлангычында торам", - диде ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә. 1993 елдан башлар әлеге программа кысаларында Татарстанда 150гә якын уртак проект гамәлләштерелгән. Аларның иң күп өлеше агач эшкәртү, авыл хуҗалыгы, сәүдә, сәнәгать производствосы үсешенә туры килә.

Фәрит Хаҗиәхмәтов сүзләренчә, хәзерге вакытта Казаның "Микрон" предприятиесе җитештергән медицина җиһазларын Аурупага җибәрү эшләре уңышлы бара. Голланд эшкуарлары аннан тез протезлары кабинетлары өчен компрессорлар сатып алырга җыена. Бүген аурупалыларның Васильево агач эшкәртү комбинаты продукциясенә ихтыяҗы зур. Программа катнашу сәбәпле, хәзер ул Голландия, Франция, Германиядә, Италиялә һәм башка илләрдә билгеле. Фәрит Хаҗиәхмәтов фикеренчә, Татарстан җитештерүчеләренә активрак булырга һәм сүзләрендә тора белергә кирәк, үз гамәлләре белән аларга ышанырга мөмкин икәнлеген күрсәтергә тиешләр.