Кече литражлы автомобильләр заводы стратегик партнер эзли

Кече литражлы автомобильләр заводы стратегик партнер эзли

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Илисә Ганиева). «КамАЗ» ААҖ кече литражлы автомобильләр заводының матбугат хезмәте «Rextan» джибы чыгару буенча «Северсталь» ААҖ белән уртак проект турындагы мәгълүматны кире какты.

Заводның матбугат хезмәте җитәкчесе Ольга Пронина сүзләренчә, кайбер ММЧда бу хакта үткән мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Шул ук вакытта ул заводның икенче төр продукция җитештерү буенча стратегик партнер эзләвен раслый. Моның өчен предприятиедә барлык шартлар да бар: буяу корпусы, кузовларны эретеп ябыштыру производствосы. «Ока» җыю конвейеры белән рәттән завод 11 мең квадрат метрлы мәйданда территорияне бушаткан. Предприятиенең генераль директоры Васил Каюмов сүзләренчә, җитәкчелек төрле компанияләр белән сөйләшүләр алып бара. Заводта, мәсәлән, «Фольксваген» ААҖ делегациясе булып киткән. «Северсталь» ААҖ белән сөйләшүләр алып барылуын да кире какмыйлар заводта. Әмма, Ольга Пронина сүзләренә караганда, заводның икенче төр продукция чыгару буенча партнеры турында азаккы карары чыгарылмаган.