^Intel корпорациясе Татарстанда эшчәнлеген киңәйтергә ниятли

^Intel корпорациясе Татарстанда эшчәнлеген киңәйтергә ниятли

(Казан, 16 февраль, "Татар-информ", Альбина Фәхрисламова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Intelның Россиядәге президенты Стив Чейз элек Татарстан белән Intel корпорациясе арасында төзелгән килешүләрне гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышты.

Искә төшереп үтәбез, ТР Министрлар Кабинеты белән "Intel Technologies, Ins" компаниясе мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында беркетмәне узган елның сентябрендә имзалады. Бу - Intel һәм Россия Федерациясенең аерым субъекты белән төзегән беренче килешү. Шул вакыттан бирле республикада зур эшләр башкарылган, аерым алганда, мәгариф өлкәсендә мәгълүмат технологияләре һәм инновацияләр кертүне әйтергә кирәк. ТР элемтә министры Ринат Җәләлов хәбәр итүенчә, республиканың 1315 мәктәбе Интернетка тоташтырылган. Быел Бөтендөнья челтәренә тагын 250 мәктәпне тоташтыру планлаштырыла.

Стив Чейз киләчәктә Татарстан территориясендә Intel компаниясенең мәгариф программаларын үстерү ниятләнә, дип билгеләп үтте. Барыннан да элек сүз "Киләчәк өчен укыту" бөтендөнья хәйрия программасы турында бара, аның буенча мәктәп укытучыларын уку процессында мәгълүмат технологияләрен кулланырга өйрәтү карала. Бүген Россиядә 100 мең укытучы катнашкан. Моннан тыш, укучылар өчен белем бирү программасын һәм WiFi һәм WiMax үткәргечсез технологияләр куллану буенча студентларны өйрәтү өчен каралган махсус программаны гамәлгә кую планлаштырыла.

Р.Җәләлов сүзләренчә, хезмәттәшлекнең икенче этабы Intel корпорациясенең "ICL KПО ВС" компаниясе белән нәтиҗәле эш итүе булырга тиеш. Шулай ук, киләчәктә "Идея" технопаркы белән уртак проектлар эшләү мөмкинлеге буенча фикер алышу бара. Агымдагы елның икенче кварталында Казанда Intelның "Санлы технологияләр атнасы"н үткәрү планлаштырыла, анда укыту процессында, кече һәм урта бизнес өлкәсендә һәм көндәлек тормышта яңа мәгълүмат элемтәләрен куллану мөмкинлекләре тәкъдим ителгән. Безнең максат - заманча мәгълүмат технологияләрен республикада яшәүчеләрнең күпчелеге куллана алырлык итү, - дип ассызыклады Стив Чейз.