news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә автобусларында билет бәясе арта

Ягулык һәм транспорт өчен запас частьләрнең бәяләре арту сәбәпле, билет та кыйммәтләнә.

Бөгелмә автобусларында билет бәясе арта
http://bugulma-tatarstan.ru

(Бөгелмә, 16 гыйнвар, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә автобусларында утырып йөрү 30 сумга кадәр кыйммәтләнәчәк.

Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 11/12, 6, 1, 10 номерлы берләштерелгән маршрут буенча хәрәкәт итүче автобусларда яңа тариф 17 гыйнвардан гамәлгә керәчәк.

Ягулык, чыгым материаллары һәм транспорт өчен запас частьләрнең бәяләре артуга бәйле рәвештә, билет та кыйммәтләнә.

Билет бәясе 30 сум тәшкил итәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100