“Банк Москвы” Казан хакимиятенә 1,5 миллиард сум әҗәт бирде

“Банк Москвы”ның Казан филиалы аукцион нәтиҗәләре буенча Казан хакимиятенә 1,5 миллиард сум күләмендә кредит бирде
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). “Банк Москвы”ның Казан филиалы аукцион нәтиҗәләре буенча Казан хакимиятенә 1,5 миллиард сум күләмендә кредит бирде бүгенге көндә бу – филиалның иң зур килешүләренең берсе, дип хәбәр итте “AK&M”.
Татарстанда “Банк Москвы” филиалы бер елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә Казанның муниципаль берәмлеге, “Бәхетле” супермаркетлар челтәре, шәһәрнең эре автосалоннары банкның корпоратив клиентлары булган.