2007 елда Татарстан 31,94 миллион тонна нефть тапкан

2007 елда Татарстан компанияләре тарафыннан 31,94 миллион тонна нефть табылган
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). 2007 елда Татарстан компанияләре тарафыннан 31,94 миллион тонна нефть табылган, бу 2006 елгы күләмнең 102 процентын тәшкил итә. Бу хакта “Татнефть” ААҖ матбугат хезмәте хәбәр итте.
Компания үзе 25,74 миллион тонна нефть тапкан, бу 2006 ел белән чагыштырганда 1,3 процентка күбрәк дигән сүз. “Татнефть” планнан тыш 390,6 мең тонна нефть чыгарган. 25,445 миллион тоннасы (барлык нефть тә беренче сыйфат төркеме буенча) тапшырылган.
Кече нефть компанияләре бер елда 6,2 миллион тонна нефть тапкан. Аларның 2006 елга карата нефть чыгару күләме 5,2 процент тәшкил итте. ТР буенча кече нефть компанияләре өлеше 19,4 процент тәшкил итә.