“Эксим-Элемтә” ААҖ Россиядә Америка инвестицияләре хәрәкәтен контрольдә тотачак

“Эксим-Элемтә” ААҖ Россиядә Америка инвестицияләре хәрәкәтен контрольдә тотачак

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Әнвәр Минһаҗев). Яңа төзелгән “Элемтә-Эксим” (EXIM-ELEMTE Development Investment Corp.) Россия-Америка инвестиция компаниясе Россиядә Америка инвестицияләре хәрәкәтен контрольдә тотачак һәм инвестиция проектларының башлангыч экспертизасы белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә “Эксим-Элемтә” ЯАҖ президенты Зәкия Шәфыйкова белдерде.

““Элемтә-Эксим” Россия-Америка инвестиция компаниясе 2005 елның 31 декабрендә АКШта теркәлде, һәм без бүген Россиядә теркәү өчен кирәкле документларын әзерләү белән мәшгуль. АКШ һәм РФнең федераль лицензияләрен алу киләсе этап булачак, - дип билгеләп үтте Зәкия Шәфыйкова, - яңа компания агымдагы елның июнендә эшкә керешә ала”. “Эксим-Элемтә” ЯАҖнең устав капиталы 1 миллион доллар тәшкил итә. Компанияне гамәлгә куючылар – Американың EXIM Development Corporation (51 процент акцияләр) һәм “Элемтә” инвестиция компаниясе (49 процент).

Хәзерге көндә EXIM Development Corporation (АКШ) РФ территориясендә гомуми суммасы 350 миллион долларлык инвестиция проектларын гамәлләштерү буенча килешүләр имзалады. Аерым алганда, моңа Домбайда (Карачай-Черкессия) тау чаңгылары курортында 128 миллион долларлык кунакханә төзелеше, Краснодар краенда калдыкларны эшкәртү буенча 30 миллион долларлык завод төзелеше, 50 миллион долларга чүп җыю машиналары производствосын оештыру һәм Краснодардагы балалар хастаханәсен җиһазландыру керә.

“Эксим-Элемтә” президенты сүзләренчә, яңа төзелгән компания аша EXIM Development Corporation компаниясенең Россиягә җибәрелгән бар акча ташкыннары узачак. Уртак предприятие яңа проектларның башлангыч экспертизасы һәм аларны гамәлләштерүнең контроле белән шөгыльләнәчәк. Яңа компаниянең офислары Орландо шәһәрендә (Флорида штаты, АКШ) һәм Казанда урнашачак. EXIM-Bank Флорида штатының резерв банкы булганлыктан, проектларны гамәлгә ашыруга, барыннан да элек, штатның бюджет акчалары юнәлдереләчәк, дип билгеләп үтте Шәфыйкова.

Зәкия Шәфыйкова ассызыклаганча, яңа компания төзелүгә бәйле рәвештә, сүз Россия икътисадына арзанлы (елга 5 проценткача) һәм озак вакытлы, шул ук вакытта АКШтан югары технологияле җиһазлар кайтару белән бәйле инвестицияләр җәлеп итү турында бара.