news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Финанс министрлыгы гарантияләнгән пенсия планы проектына төзәтмәләр кертә

Финанс министрлыгы гарантияләнгән пенсия планы проектына минималь взносны 100 сум дәрәҗәсендә билгеләү мөмкинлеген өйрәнә.

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Россия Финанс министрлыгы гарантияләнгән пенсия планы проектына төзәтмәләр кертәчәк. Алар буенча гражданнар пенсия иминиятенең мәҗбүри системасында җыелган акчаларны гарантияләнгән пенсия планына күчергәндә кулга алу схемасы бетереләчәк. Бу хакта РБК басмасы Россия финанслар министры урынбасары Алексей Моисеевка сылтама белән хәбәр итә.

Басманың мәгълүматлары буенча, хәзерге проект гражданнар җыелган акчаларын тупланма системага күчерә ала, бу аларның беренче взносы булачак, дип фаразлый. Гражданин гарантияләнгән пенсия планы проектында катнашудан баш тартырга һәм күчерелгән акчаларны алырга мөмкин. Шулай итеп, пенсия тупланмаларын кулга төшерү схемасы булдырыла.

Моисеев РБКга аңлатып узганча, схема бетереләчәк һәм мәҗбүри системадан акчаларны тупланмага күчерү бары тик "пенсияне катыру" чоры тәмамланганнан соң гына мөмкин булачак.

Министр урынбасары сүзләренчә, Финанс министрлыгы гарантияләнгән пенсия планы проектына минималь взносны 100 сум дәрәҗәсендә билгеләү мөмкинлеген өйрәнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100