Үзара салым программасы буенча җыелган акчаның күп өлеше юлларга тотыла

Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үзара салым программасы торак пунктларны төзекләндерү өчен мөһим булуын әйтте.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда үзара салым программасы буенча җыелган акчаларның күп өлешен, ягъни 47 процентын юлларны ремонтлауга һәм күперләрне карап тотуга юнәлдерәләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сөйләде.«Нәкъ менә халыкның нинди мәсьәләләрне хәл итәргә, кайчан һәм күпме акча тотарга кирәклеген үзе билгеләве бик мөһим», – диде ул.Әгъзам Гобәйдуллин әлеге программа кысаларында җыелган акчаларның 19 проценты территорияләрне төзекләндерүгә, 10 проценты халыкны су белән тәэмин итүгә, зиратларны төзекләндерүгә һәм карап тотуга юнәлдерелүен әйтте. Тагын 4 проценты балалар мәйданчыкларын төзү-төзекләндерүгә китә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2013-2019 елларда Татарстанда үзара салым программасын финанслау өчен республика бюджетыннан 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән, 2019 елда – 1 миллиард сумнан артык.