Түбән Кама предприятиесе Мәскәүдә металлургия күргәзмәсендә катнаша

"Камасталь" стенды халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә урын алган.
(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдә "Металл-Экспо'2019" 25 нче халыкара металлургия күргәзмәсе ачылды. Анда дөньяның 35 иленнән 550 компания катнаша, алар арасында Түбән Каманың "Камасталь" предприятиесе дә бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.Күргәзмәдә металлургия компанияләре, торба җитештерү һәм метиз продукциясе предприятиеләре, төсле металл җитештерүчеләр һәм металл продукциясе белән тәэмин итүчеләр эшлекле элемтәләрен ныгытып, заказчылар белән хезмәттәшлекләрен җайга салачак."Камасталь" стенды халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә урын алган.