Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда ипотека кредитының уртача күләме 16 процентка арткан
Хәзер республика бирелгән ипотека кредитларының уртача күләме буенча Россия төбәкләре арасында 23нче урында тора.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда ипотека кредитының уртача күләме 2021 елның сентябрендә 2,7 млн сум тәшкил иткән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 15,9 процентка күбрәк. Бу хакта Кредит тарихларының илкүләм бюросы хәбәр итә.
Бюро мәгълүматлары нигезендә, хәзер республика бирелгән ипотека кредитларының уртача күләме буенча Россия төбәкләре арасында 23нче урында тора.
Лидерлар өчлегендә Мәскәү — 7,1 млн сум, Мәскәү өлкәсе — 5,3 млн сум һәм Санкт-Петербург 4,9 млн сум тора. Приморье крае, Калуга өлкәсе һәм Хабаровск краеның да күрсәткечләре югары булуы күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз