Татарстан Президенты һәм «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары күргәзмәдә булды

Күргәзмәдә «Газпром» ихтыяҗлары өчен Татарстан предприятиеләре җитештерә торган инновацион һәм импортны алмаштыра торган продукция күрсәттеләр.

(Иннополис, 15 октябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Иннополис Университетында Татарстан предприятиеләре «Газпром» ГАҖ ихтыяҗлары өчен кулланыла торган инновацион һәм импортны алыштыра торган продуктлар тәкъдим иттеләр. Күргәзмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов карап чыкты.

Иннополисның ясалма интеллект лабораториясе күргәзмәдә берничә проект тәкъдим итте. Монда «Газпром» ГАҖ ихтыяҗлары өчен Татарстан предприятиеләре җитештерә торган инновацион һәм импортны алмаштыра торган продукция экспозициясен күрсәттеләр.

Күргәзмәдә Татарстан предприятиеләренең җиһазлары гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә проектлар тәкъдим ителгән иде.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Виталий Маркелов Иннополис Университетының сәнәгать техникасы лабораториясендә булдылар.