Мөхәммәтшин: Халык наказларын үтәүдә конкрет эш программасы кирәк

«Бердәм Россия» алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар кампаниясе вакытында сигез меңнән артык татарстанлы наказын алды.
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Агымдагы ел ахырына Татарстанда яшәүчеләрнең наказларын үтәү буенча конкрет эш программасына ия булырга кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.«Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда «бердәмроссиялеләр» тарафыннан кабул ителгән 8 меңнән артык наказ һәм тәкъдимнәрнең 2020 ел бюджетында нинди дә булса өлешен күздә тотуларын телибез, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Ел ахырына без конкрет гамәлләр программасына ия булырга тиеш. Хәзер район һәм шәһәрләр буенча наказларны классификацияләргә кирәк».Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, муниципаль бюджетлар хисабына нинди наказлар гамәлгә ашырылачагын, кайсылары илкүләм проектлар һәм республиканың 40 программасына эләгәчәген уйларга кирәк.Парламент башлыгы сүзләренчә, халык, мәсәлән, күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләрен инфраструктура белән тәэмин итү проблемаларын хәл итү өчен акча сорый. «Җир бирделәр, ә бурыч хәл ителмәгән. Җир алган кешеләрнең кредит яки залог алу мөмкинлеге юк. Мин бу мәсьәләне Әлмәт буенча өйрәндем. Анда кайбер проблемаларны хәл итү өчен генә 77 млн сумга якын акча бүлеп бирергә кирәк. Республика бюджеты тарта алмаячак. Без федераль үзәккә мөрәҗәгать итәргә ниятлибез», - диде ул.