NL Biotechnologies Naptor компанияләре ТР да интеграцияләнгән фармацевтика компаниясен төзү проектын бергәләп үстерүгә алыначак

Евромани-Казан 2010” ΙΙΙ Халыкара инвестиция форумы кысаларында Американың NL Biotechnologies компаниясе белән Probiomed фармацевтика концернын тәкъдим итүче Мексиканың Naptor компаниясе арасында хезмәттәшлек Килешүе имзаланды

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). “Евромани-Казан 2010” ΙΙΙ Халыкара инвестиция форумы кысаларында, Американың NL Biotechnologies компаниясе белән Probiomed фармацевтика концернын тәкъдим итүче Мексиканың Naptor компаниясе арасында хезмәттәшлек Килешүе имзаланды. Аның нигезендә, яклар Татарстанда интеграцияләнгән фармацевтика компаниясен төзү проектын бергәләп үстерүгә алыначак.
Имзаланган документ кысаларында, Америка һәм Мексиканың бу компанияләре әзер дару биопрепаратлары җитештерү буенча биофармацевтика заводының беренче чираты төзелеше өчен “Бионовакс” уртак компаниясен гамәлгә куйды. Шулай ук Татарстанның әйдәп баручы фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлектә аның инновацияле биопрепаратлар эшләүче фәнни үзәге дә булдырылачак. NL Biotechnologies компаниясе уртак предприятиене технологияләр һәм компетентлы галимнәр белән тәэмин итәргә, Татарстанның югары квалификацияле белгечләрен үзенең Мексикада һәм АКШ тагы лабораторияләрендә стажировка уздыруга йөкләмә ала. NL Biotechnologies компаниясе комплексны Лаеш районы территориясенә урнаштыру, проект-смета документларын эшләү, проектның маркетингы өчен кирәкле финансларның бер өлешен инвестицияләргә дә җыена.
Naptor компаниясе, үз чиратында, уртак предприятиене төзелеш өлкәсендәге һәм фармацевтика производствосы инфраструктурасы эшчәнлеге буенча үзендәге тәҗрибә белән баетачак, GMP халыкара стандартларын кертү өчен җавап бирәчәк.
Әлеге компанияләр бу проектны үстерүгә 2008 елда алынган иде. Әзерлек эшләре Россия базарын тирән анализлау, ил базары өчен кирәкле препаратлар линейкасын билгеләү, производство урнашачак мәйданны сайлау, проектның инвестицион ихтыяҗын анализлау, продукцияне сату каналларын билгеләү кебек этапларны эченә алды.
ТР Хөкүмәте белән хезмәттәшлек нигезендә, әлеге проект “ТР да 2011-2020 елларда фармацевтика сәнәгатен үстерү” максатчан программасы проектына кертелде.
ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда интеграцияләнгән фармацевтика компаниясен төзү проектының гомуми инвестицияләр суммасы 1,1 млрд. сум тәшкил итәчәк.