Соңгы бер атнада Казанда автомобиль ягулыгы бәясе үзгәреш кичермәде

АИ-93,92 ле бензинның литры уртача 21 сум 59 тиен, АИ-95 ле бензинныкы- 23 сум 28 тиен тора
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Соңгы бер атнада Татарстан башкаласында автомобиль ягулыгы бәясе үзгәреш кичермәде. Казанда дизель ягулыгының литры уртача 17 сум 5 тиен, А-76 лы бензинныкы -19 сум 7 тиен тора. АИ-93,92 ле ягулык өчен 21 сум 59 тиен, АИ-95 ле бензинга -23 сум 28 тиен сорыйлар.

Татарстанстат хәбәрләренә караганда, Идел буе төбәгендә кыйммәтле А-76 һәм АИ-93,92 ле бензиннар һаман да Саранскида сатыла. Мордовия башкаласында бу төр ягулыкларның бер литры уртача 19 сум 97 тиен һәм 22 сум 90 тиен тора. Түбән Новгород узган атнада округның иң кыйммәтле АИ-95 ле бензин (литры 24 сум 5 тиен) сатылучы шәһәре статусын саклап калган. Ә менә югары бәяле дизель ягулыгы адресын үзгәрткән. Моңарчы исемлек башында Уфа торса, соңгы атнада литры уртача 18 сум торган кыйммәтле дизель ягулыгы Ижевскида теркәлгән.
Иң арзанлы дизель ягулыгы Казанда булса, иң очсызлы бензин – Оренбургта. Биредә А-76 лы ягулыкның литры уртача 17 сум 76 тиен, АИ-93,92 ленеке-20 сум 90 тиен, АИ-95 маркалы бензинның -22 сум 15 тиен тора.