Сөтне сатып алу бәяләре үсү, кайбер төр сөт продукциясенә бәяләр артуга китергән

Пастеризацияләнгән сөт бәясе якынча 2 процентка, каймак бәясе- 2,6 процентка арткан
(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанстат, узган атнада да Казан базарлары һәм кибетләрендә яшелчә, җиләк-җимешнең сезонлы арзанаюын искәртә. Кишер бәясе тагын 9,8 процентка төшкән. Башлы суган -1,5, бәрәңге -0,5 процентка арзанайган. Башка төр туклану продуктларыннан, шикәр комы -3,2 процентка, катырылган балык- 1,1 процентка очсызланган.

Сөтне сатып алу бәяләре үсү, җитештерүчеләрнең кайбер төр сөт продукциясенә сату бәяләрен күтәрүенә китергән. Шул рәвешле, пастеризацияләнгән сөт бәясе якынча 2 процентка, стерильләштерелгән сөтнеке - 1,3, каймак бәясе- 2,6 процентка арткан. Башка төр продуктлардан, соңгы бер атнада йомырка һәм атланмайның кыйммәтләнүе күзәтелә (0,7-1,2 процентка).