Түбән Кама районында эшмәкәр хатын-кызларны онлайн-курсларга чакыралар

Курс нәтиҗәләре буенча катнашучылар кураторлар ярдәме белән үз бизнесларын үстерү проектларын эшләячәк.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районында эшмәкәр хатын-кызларга «Бизнес хатын-кызлары» гомумроссия иҗтимагый оешмасы оештырган «Lady 007» түләүсез онлайн-укуларда катнашырга тәкъдим итәләр.

Программа үз бизнес-проектларын гамәлгә ашыручы, әмма тотрыксыз икътисади вәзгыять шартларында үз бизнесларын үстерү буенча билгеле бер кыенлыкларга юлыккан хатын-кызларга исәпләнгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгән.

Уку барышында катнашучылар финанс, хокук, маркетинг һәм ресурслар белән идарә итү өлкәсеннән чакырылган экспертлар белән практик курс узачак.

Курс нәтиҗәләре буенча катнашучылар кураторлар ярдәме белән үз бизнесларын үстерү проектларын эшләячәк һәм тәкъдим ителгән номинацияләрнең берсендә — социаль эшмәәкрлек, инновацион проектлар, яшел бизнес буенча проект әзерләячәк.

Проект нәтиҗәләре буенча катнашучыларга дипломнар, призлар һәм грантлар биреләчәк, шулай ук бизнес-проектларны үстерү буенча ярдәм күрсәтеләчәк.

«Lady 007» онлайн бизнес-укуларында катнашу өчен гаризаны түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: https://ruslady007.ru/home