Россиялеләр акчаларын сумнарда саклый башлаган

Сораштырылган кешеләр арасында керемнәрен сумнарда 63 процент кеше саклый, долларда – 3 процент, еврода – 5 процент.

(Казан, 15 август, "Татар-информ"). Россия гражданнары үз акчаларын сумнарда күбрәк саклый башлаган. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли, дип яза “Известия”.

Ил халкы курсның кискен рәвештә үзгәрешләрен көтми, әмма игътибар белән котировкаларны күзәтә.

Сораштырылган кешеләр арасында керемнәрен сумнарда 63 процент кеше саклый, долларда – 3 процент, еврода – 5 процент.