Ил халкы ана капиталын ешрак торак шартларын яхшыртуга тота

Ана капиталының 10 ел гамәлдә булу вакытында 8,2 миллион гаилә сертификат алган.

(Казан, 15 август, "Татар-информ"). Ана капиталы барлыкка килгәннән алып, Россиядә биш миллион гаилә аның ярдәмендә торак шартларын яхшырткан. Бу хакта Россия Пенсия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза “Российская газета”.

Шул ук вакытта 3,1 миллион гаилә ана капиталы белән өлешчә яки тулысынча торак кредитын түләгән. Һәр өченче гаилә (1,8 миллионнан артык) кредит алмыйча гына торагын яхшырткан.

Пенсия фонды белгечләре билгеләп үткәнчә, Россия халкы ана капиталын ешрак "фатир мәсьәләсе"н хәл итүгә тота.

Капиталны тотуның башка юнәлешләренә килгәндә, пенсия фонды  балаларга белем бирү буенча 432 мең гариза кабул иткән. Ә 3,6 мең гаилә капитал акчасын бала анасының пенсия тупланмасына салган. Инвалид баланы тернәкләндерү чыгымнары өчен акчасын сарыф итүгә әлегә 80 гаилә генә гариза биргән.

Ана капиталының 10 ел гамәлдә булуы вакытында 8,2 миллион гаилә сертификат алган.